«Шигырьдән моң агыла»: шигърият көне (16+)

Яз – елның гаҗәеп бер вакыты. Шагыйрьләр дә һәрвакыт аны җырлый. 21 март, Бөтендөнья шигърият көнендә, 1 нче санлы китапханәдә шигъри рух хакимлек итте. «Шигърият безгә матурлык бүләк итә» дигән китап күргәзмәсендә илебез һәм чит ил авторларының шигъри җыентыклары тәкъдим ителде.  «Йөрәгемдә шигырьләр яши…» – укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыды. Теләге булганнар шулай ук төрле авторларның шигъри җыентыкларыннан шигырьләрне укый алды. А.С. Пушкин, А. Фет, С. Есенин, М. Цветаева, Ю. Друнина, Э. Асадов, Р. Миннуллин һ.б.ларның үлмәс шигъри юллары яңгырады. Бу көнне китапханәгә килүчеләрнең барысына да шигырьләр язылган истәлекле китап кыстыргычлары тапшырылды. 
«Театраль» паркында «Кесәдә шигырь» акциясе узды. А. Пушкин, Ю. Лермонтов, С. Есенин, Ф. Тютчевларның яз, мәхәббәт, табигать турында шигырьләре белән китап кыстыргычлары әзерләнде, алар урамда үтеп баручыларга таратылды. Китап кыстыргычларын елмаеп кабул иттеләр, рәхмәт йөзеннән шунда ук укыдылар да. Шигъри сүз белән очрашу укучылар күңелендә онытылмас хатирәләр калдырыр, дөнья матурлыгын ныграк тоярга булышыр, эчке дөньяларын баетыр дип ышанып калабыз. Шигъриятне яратыгыз, шигырьләр укыгыз, алар безнең тормышны яктырак, баерак итә, матурлык һәм сөю белән тулыландыра!

Поделиться: